Чүпрәлеләр вакцинаны үз авылларында да ясата ала

2021 елның 7 мае, җомга

   Чүпрәле район хастаханәсендә коронавируска каршы вакцина ясау дәвам итә. Алай гына да түгел, вакцинаны хәзер үз авылыңда да ясатып була. Бер авылда берьюлы 10нан артыграк кеше привика ясатырга теләк белдергәндә үзәк хастаханә белгечләре шул авылга чыга.

   Кече Чынлы,  Иске Шәйморза кебек авылларга инде алар барып, халыкка вакцина ясарга да өлгергәннәр. Иртәгә махсус бригада Каракитә һәм Татар Бизнәсе авылларында булачак.

   Массакүләм мәгълүмат чаралары Төркиядә, Һиндстанда коронавирусның яңа штамы барлыкка килүдән әлеге илләрдә катгый режим кертелүе, халыкның өйдә калуы турында сөйли. Дөрес, безнең илдә авыруның таралу күрсәткече дә, аннан үлүчеләр саны да бераз кимеде. Әмма бу авыру бөтенләй юкка чыкты, дигән сүз түгел әле.

   – Кискен респиратор авырулар баш калкыта торган көз айларында коронавирус тагын да көчәеп китәргә мөмкин. Ә аңа каршы торуның ысулы бер генә – ул вакцина ясату, - ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Ильмас Шиһабетдинов.

   Ул, шулай ук, прививка ясату кабинетының якшәмбедән, бәйрәм көннәрендә 8, 9 майдан кала, атнаның һәр көнендә иртәнге 8дән 16.00 сәгатькә кадәр эшләве турында да белдерде.

  – Коронавируска каршы вакцина бушлай ясалганда, аннан файдаланып калырга кирәк, - ди ул.

   Бүген әлеге уңайдан район Башкарма комитеты бинасында район Башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендә утырыш узды. Чарага белем бирү учреждениеләре, балалар бакчалары җитәкчеләре катнашты.

   Район башлыгы Марат Гафаров коронавирус белән илдә булган хәлне аңлатты.

   – Якыннарыбызны һәм үзебезне әлеге афәттән саклап калыйк дисәк, кичекмәстән вакцина ясатырга кирәк. Вакцина элек-электән куркыныч авырулардан, әйтик оспа, дифтериядән һәм башкасыннан кешелекне саклап калган. Коронавирус та бик җитди авыру. Аның белән авырган кеше кабат әлеге авыруны кичергән очракта, хәле тагын да авырлашырга мөмкин. Шуңа да ялган мәгълүматларны читкә куеп, аңлы рәвештә эш итәргә кирәк, - диде район Башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International