9 Майны бәйрәм итү тантанасы Чүпрәледә Җиңү салюты белән тәмамланды

2021 елның 11 мае, сишәмбе

    Бу бәйрәм кичәсендә сугышчан җырларны соло да, дуэт та, трио да, квартет та, ансамбль дә башкарды. Шигырьләр сөйләделәр. Җиңү вальсы тамашачыларда аерым дулкынлану хисе тудырды.Аңа кушылып, килгән кунаклар, тамашачылар да  вальс әйләнүчеләр  төркеменә кушылдылар. 

    Парк территориясендә тәртипне полицейскийлар күзәтте.

    9 Майны бәйрәм итү тантанасы исә  Чүпрәледә Җиңү салюты белән тәмамланды.  Илдар Каюмов башкаруындагы «Җиңү көне» җыры астында көтеп алынган салют залплары гөрләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International