Чувашиядә мөнәҗәтләр башкаручылар конкурсында Зилә Мөхитова 3нче урынны алды

2021 елның 7 мае, җомга

    Чувашия Республикасында Шыгырдан авылында мөнәҗәтләр башкаручылар конкурсы узды.

    Конкурста  6-18 яшьлек балалар һәм яшьләр, шулай ук, күрше төбәкләрдән, шул исәптән Чүпрәле районыннан Иске Кәкерле авылы имам-хатыйбы Илһам хәзрәт Шаммасов  җитәкчелегендә «Самат» мәчетенә йөрүче балалар катнашты.

    Конкурста катнашучылар Коръән турында 48 сорауга җавап бирделәр, Рамазан ае турында мөнәҗәтләр башкардылар, татар шагыйре Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр.

    Конкурс нәтиҗәләре буенча  Зилә Мөхитова 3 нче урынны яулады.

    Шунысын да билгеләп үтәсе килә, дини бәйге Милли Совет рәисе Васил Шәйхразыев, шулай ук Чүпрәле районы делегациясенең Чувашиягә эш сәфәре белән туры килде.

    Җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү "Мөслимә" мәчетендә узды .

    "Мөслимә" мәчете – Шыгырдан авылында җиденче мәчет. Гыйбадәтханә 2018 елда ачылган Мәчет каршында мәдрәсә бар. Бина Шыгырдан авылында туган һәм үскән Минсәет Минтаһир улы Купкенов тарафыннан төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International