Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кыр эшләренә ташламалы кредитлар алырга мөмкин

2021 елның 4 мае, сишәмбе

   Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы язгы кыр эшләре чорында илнең агросәнәгать комплексын кредитлау өлкәсендә оператив мониторинг алып бара.

   2021 елга ташламалы кыска сроклы кредит бирү буенча субсидияләр лимиты 689,6 млн. сум тәшкил итә. Субсидияләр түбәндәге юнәлешләр буенча каралган:

- кече хуҗалыклар - 138 млн. сум.;

- үсемлекчелеккә - 278, 1 млн. сум.;

- терлекчелеккә - 97,9 млн. сум.;

- сөт терлекчелегенә - 122,8 млн. сум.;

- продукция эшкәртүгә - 52,8 млн. сум.

   2021 елга бер заемчыга кредит бирү лимитының иң чик күләме - 1 млрд. сумнан артык түгел, шикәр чөгендере эшкәртү һәм кошчылык белән шөгыльләнүче оешмаларга - 1,5 млрд. сумнан артык түгел.

   Вәкаләтле банкларга 26 апрельгә 13,1 млрд. сумга 138 хуҗалык заявка биргән, шул исәптән 64 кече хуҗалык - 451,4 млн. сумга, шулардан сезонлы кыр эшләренә - 6,5 млрд. сумга  94 заявка, шул исәптән кече хүуҗалыклардан - 429,4 млн. сумга 55 заявка.

   Россельхозбанк кече һәм урта бизнес өчен 4,8 млрд. сумга  61 заявка кабул иткән, шул исәптән кече хуҗалыклардан - 308,8 млн. сумга   39 заявка, Сбербанк – 204,6 млн. сумга 20 заявка, шул исәптән кече хуҗалыклардан - 70,6 млн. сумга 15 заявка, Ак Барс банк - 280,6 млн. сумга  4 заявка, ВТБ-2 - 160,0 млн. сумга 2 заявка.

   Җитештерүчеләр кирәкле документларны тутыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линия телефоны: 88004441670 буенча консультация ала алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International