Чүпрәле районы башлыгы Пасха бәйрәмендә катнашты

2021 елның 4 мае, сишәмбе

   2021 елның 1 маеннан 2 маена кадәр булган төндә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Сергей Радонежский храмында изге Христос бәйрәме уңаеннан Павел Пурлов уздырган гыйбадәттә катнашты.

   Район башлыгы изге православие динен тотучы халыкны бәйрәм белән котлап, "Пасха бәйрәме уйлар яңаруны һәм чистаруны, якыннарга мәхәббәт, шәфкатьлелек һәм гафу итүне символлаштыра. Ул йөрәкләрне иң якты хисләр белән тулыландыра һәм шатлык, игелек, яхшыга өмет уята" - дип билгеләп үтте. Барча халыкка да сәламәтлек һәм иминлек теләде.

   Тантаналы пасхаль хезмәтләр районның барлык православие мәхәлләләрендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International