Район балалар Думасының беренче утырышы үтте

2021 елның 4 мае, сишәмбе

   30 апрель көнне Балалар иҗат йортының актлар залында Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Балалар район Думасының беренче утырышы булып узды.

   Район балалар Думасы составына 20 әгъза сайланды.

   Утырышта шулай ук район башлыгы Марат Ринат улы Гафаров катнашты. Ул сайланган активның районда барлык балалар өчен дә уңайлы мохит булдыруда зур ролен билгеләп үтте һәм инициативаларны тормышка ашыру буенча нәтиҗәле эш теләде.

  Аннары район балалар Думасының эш планы расланды. Киләсе утырышта район балалар Думасы турында яңа Нигезләмә һәм эш регламенты кабул итү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International