Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында 2022 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү башланды.
Җәмәгать киңлекләреннән тыш, республика халкы «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында реконструкцияләнәчәк топ-200 ишегалдын билгели, шулай ук Казансу елгасының үсеш стратегиясе кысаларында Яр буе зоналарын үстерү өстенлекләрен сайлый алачак.
Иң күп тавыш җыйган иҗтимагый киңлекләр «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль программасы буенча төзекләндереләчәк, ә менә ишегалларын сайлаганда күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең активлыгы һәм яшәүчеләрнең саны исәпкә алыначак. Төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк.