"Үлемсез полк онлайн" акциясендә катнашыгыз

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

   2021 елның 9 маенда җирле вакыт белән 15.00 сәгатьтә Россиянең барлык төбәкләрендә «Үлемсез полк» онлайн-йөреше узачак.

   “Үлемсез полк-2021” онлайн-хәрәкәтендә катнашу өчен 7 майга кадәр сайтта теркәлеп, үзегезнең героегыз турында мәгълүмат калдырырга кирәк. Моның өчен 2021.polkrf.ru сайтын ачабыз һәм төп биттәге “Принять участие” төймәсенә басабыз. Аннан соң үз төбәгеңне сайлап (Татарстан Республикасы), “Выбрать субъект” төймәсенә кагылабыз.

   Алга таба электрон почта адресын кертергә һәм раслау коды килгәнен көтәргә (5-10 секунд). Бу кодны тиешле юлга кертергә кирәк булачак, шуннан соң сез шәхси кабинетка эләгерсез. Әгәр сезгә электрон почта аша теркәлергә уңайсыз булса, «Телефон номеры буенча» бүлеген сайларга мөмкин, номерны кертергә һәм смс код алырга мөмкин.

   Шулай ук ВК https://vk.com/polk_app  һәм Одноклассники https://ok.ru/app/polk социаль челтәрләр аша да теркәлергә ярый. Моның өчен социаль челтәр значогына басып, теркәлүне расларга.

   Теркәлгәннән соң, шәхси кабинетта үз героең турында анкета тутырырга кирәк:

- ветеранның исеме;

- туган көне (әгәр дата билгесез булса, тутырмаска);

- вафат булу датасы яки ветеран "хәзерге вакытта исән» дигән билге куярга (әгәр дә дата билгесез икән, тутырмаска);

- фоторәсемне беркетергә: максималь күләме-5 МБ.

  Шуннан соң иң аста “Отправить заявку” төймәсенә басабыз һәм күрсәтелгән электрон почтага хәбәр көтәбез.

  Гаризаны 3 тәүлек эчендә тикшерәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International