«Кызыл гвоздика» Бөтенроссия акциясенә кушыл

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

   Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Кызыл гвоздика» Бөтенроссия акциясе башланып китте. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышлана һәм 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аны «Буыннар хәтере» хәйрия фонды оештыра.

   Акция механизмы бик гади: ул волонтерлардан, партнер-кибетләрдән, интернет-ресурслардан кәгазь яки металл значоклар сатып алудан гыйбарәт. Җыелган акчалар Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүгә тотылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International