ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

100дән артык социаль әһәмиятле коммерциясез оешма республика бюджетыннан субсидияләр алуга конкурста җиңүче булды.

22 ноябрьдә Татарстанда болытлы һава, урыны белән кар, буран көтелә. Җил көнбатыштан, талгын, көчәйгәндә тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. 
 

  2018 елның 27 ноябрендә 10.00 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында (Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урамы, 13 йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Гайзатуллин Ринат Рәүф улы гражданнарны кабул итәчәк.

 23 ноябрь район мәдәният йортына Әниләр көненә багышланган бәйрәм концертына рәхим итегез! 


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

21 ноябрьдә Казан буенча: болытлы һава, төнлә аязучан. Төнлә урыны белән кар, иртән һәм көндез кар, урыны белән буран булуы көтелә.


19
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Руслан Вильданов әйтүенчә, район җирлегендә яшәүче барлык катлам кешеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм аларны спортка тарту буенча күп төрле чаралар уздырыла. 

Иске Чүпрәле авылы “Җәмигъ” мәчетендә Мәүлид бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр.

Мәүлид аен өлкәннәр бер-берсенә кунакка йөреп, салаватлар әйтеп, вәгазь тыңлап, коръән укып үткәрсәләр, Яңа Чүпрәле авыл мәчете ике елдан бирле зур әзерлек белән бәйрәмне балалар өчен үткәрә.

19 ноябрь көнне Россия Кораллы Көчләре сафына чакырылган ике егетне армиягә озаттылар. 

   Шушы көннәрдә Иске Кәкерле авылы җирлегендә яшәуче Нэҗия Шәрәфетдин кызы Замалдинова олы юбилеен – 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International