Иске Чүпрәле авылы “Җәмигъ” мәчетендә Мәүлид бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә Казан Диния нәзарәтеннән мөфти Камил Самигуллинның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин да килгән иде. Ул кунакларны Татарстан мөфтие Камил Самигуллин исеменнән котлады, вәгазьләр укыды. Мәүлид бәйрәме сый-нигьмәтләргә бай табын артында тәмамланды.