Балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Иске Чүпрәле авылының «Чупрәле» паркында «Спорт мәктәбе» хезмәткәрләре тарафыннан ГТО нормативларын үтәү өчен спорт мәйданчыгы һәм мобиль мәйданчык оештырылды.
Теләге булган һәркем төрле уеннарда үз көчен сынап карады һәм ГТО нормативларын үтәде (гимнастика эскәмиясендә баскан килеш алга иелү, урыннан озынлыкка сикерү, идәндә яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту).
Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучыларга сувенирлар һәм призлар тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.