Халыкара балаларны яклау көне-2026: Чүпрәле районында балачак бәйрәме узды

2026 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Район үзәгендәге “Чүпрәле” паркында 1 июнь–Халыкара балаларны яклау көнендә олы бәйрәм рухы хөкем сөрде. Кемдер кулына төсле шар тоткан, кемдер әнисе итәгенә ябышкан, ә кемдер инде дуслары белән очрашып та өлгергән... Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм нәкъ менә шулай — шат авазлар, бәхетле елмаюлар белән башланып китте.

Балачак – кеше гомеренең иң саф, иң самими чоры. Нәкъ менә шул чорда дөнья матуррак, күк йөзе киңрәк, ә хыяллар чиксез булып тоела. Шуңа күрә дә Халыкара балаларны яклау көне ел саен иң якты һәм җылы бәйрәмнәрнең берсе булып кала. Ул безгә балаларның бәхетле балачакка, игътибарга һәм мәхәббәткә лаек булуын тагын бер кат искәртә.

Бәйрәмдә катнашучыларны район Башлыгы Марат Гафаров сәламләде.

– Балалар – безнең киләчәгебез. Аларның бәхетле булып үсүе, белем алуы, сәләтләрен үстерүе өчен зур көч куючы әти-әниләргә, укытучыларга, тәрбиячеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Балаларыбыз сәламәт, бәхетле булып үссеннәр, тормышта үз юлларын табып, зур уңышларга ирешсеннәр,  дип билгеләп үтте Марат Ринат улы.

Бу көнне районыбызның яшь гражданнарына паспортларны тантаналы тапшыру зур вакыйга булды. Мөһим документларны тантаналы шартларда  14 яше тулган тугыз бала: Айзилә Айзятова, Самат Айсин, Илсинә Алимова, Данияр Алимов, Мария Журавлева, Артем Тимофеев, Азалия Хамзина,  Диас Шайхаттаров, Фаил Шакуров алдылар.

Бәйрәм котлавы белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов та чыгыш ясады.Ул волонтерлык эшчәнлегендә, районның социаль-мәдәни тормышында, шулай ук,  Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы парадта актив катнашучыларны бүләкләде.

Бәйрәм программасы исә төрлелеге белән аерылып торды. Мастер-класслар, спорт уеннары, кызыклы конкурслар, күңел ачу мәйданчыклары эшләде — һәр бала үзенә ошаган шөгыль тапты. Әмма бу көнне барысыннан бигрәк чараларда катнашу, аралашу һәм күңел күтәренкелеге мөһимрәк иде. Шуңа күрә һәр бала үзен бәйрәмнең төп герое итеп тойды.

Сәхнә дә буш тормады. Районыбызның яшь талантлары башкаруындагы җырлар һәм биюләр бәйрәмгә аерым ямь өстәде. Балаларның чыгышлары тамашачылар тарафыннан көчле алкышларга күмелде. Сәхнәдәге һәр номерда тырышлык та, иҗат дәрте дә, туган мәдәнияткә мәхәббәт тә ачык чагылыш тапты.

Бәйрәм кунаклары арасында оныкларын җитәкләп килгән әби-бабайлар да, балалары белән килгән яшь гаиләләр дә күп иде. Аларның күбесе чара турында җылы фикерләрен җиткерде.

— Бәйрәм бик матур оештырылган. Балалар рәхәтләнеп уйный, аралаша, яңа дуслар таба. Ел саен монда киләбез, - дип уртаклашты алар.

Чыннан да, мондый бәйрәмнәрнең әһәмияте күңел ачу белән генә чикләнми. Алар кешеләрне берләштерә, гаиләләрне якынайта, буыннар арасында “күперләр” сала. Иң мөһиме – балалар күңелендә матур хатирәләр калдыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International