Мәүлид аен өлкәннәр бер-берсенә кунакка йөреп, салаватлар әйтеп, вәгазь тыңлап, коръән укып үткәрсәләр, Яңа Чүпрәле авыл мәчете ике елдан бирле зур әзерлек белән бәйрәмне балалар өчен үткәрә. Быел да бу чарага да сиксәнгә якын бала килде. Арның шулай күпләп килүенә шатланып, мәчетнең имам-хатыйбы Данир хәзрәт бәйрәм тантанасын ачып җибәрде һәм барлык килгән кунаклар белән таныштырды. Кунаклар арасында Казан Диния нәзарәтеннән мөфти Камил Самигуллинның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, район мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт, Иске Чүпрәле мәчете имам-хатыйбы Әмир хәзрәт һәм башкалар бар иде.
Һәрбер килгән кунак кыска һәм үтемле вәгазьләрендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нең тормышын, күркәм холкын, могҗизаларын һәм һәркем өчен дә үрнәк булып торырдай эш-гамәлләрен чагылдырды, балаларны ихлас күңелдән бәйрәм белән котлады. Балалар шатланып, яттан белгән сүрәләрен сөйләделәр, кызыклы уеннар уйнадылар, намазлар укырга да өлгерделәр.