19 ноябрь көнне юлларда бозлавык булуы мөмкин.
Озын гомерле әби-бабайлар – һәр авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе.
2018 елның урып-җыю йомгаклары буенча җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте -беренче, “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасы – икенче һәм “Эталон – Агро” җәмгыяте өченче урынны яулады һәм кубоклар белән бүләкләнде.
14 ноябрь көнне Россия Кораллы Көчләре сафына чакырылган дүрт егетне армиягә озаттылар.
Зур Чынлы авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Адия Сафиулла кызы Басыйрова үзенең зур юбилеен-90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
Чүпрәле районы механизаторлары тракторларны, ашлык суктыру, терлек азыгы әзерләү комбайннарын, тагылма инвентарьларны һәм башка төр техниканы кышкы саклауга кую буенча үрнәк эшләделәр.
Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең хокук бозуларны профилактикалау комиссиясенең эшче төркеме әгъзалары 12-13 ноябрьдә безнең районда булып, хокук бозуларны профилактикалау эшенең ничек оештырылуын тикшерде.
Татар Бизнәсе авылында күпне күргән, авылның иң өлкән Акъәбиләренең берсе Фатыйма Закир кызы Назметдинова яши.
Иске Шәйморза авылында яшәүче Мөгазәмә Зәкәрия кызы Хаярова 10 ноябрь көнне үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.
Шушы көннәрдә Башкортстан Республикасының Нефтекамск шәһәрендә Идел буе федераль округы Кубогына “Көрәш” буенча ярышлар уздырылды.