Чүпрәледә хокук бозуларны профилактикалау эшенең оештырылуы тикшерелде

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

   Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең хокук бозуларны профилактикалау комиссиясенең эшче төркеме әгъзалары 12-13 ноябрьдә безнең районда булып, хокук бозуларны профилактикалау эшенең ничек оештырылуын тикшерде.
   Төрле министрлык һәм ведомстволар вәкилләреннән гыйбарәт, эшче төркем әгъзалары, үз эшчәнлекләренә караган служба, учреждениеләрдә булды.  Алар, аерым алганда, районда алкоголизм һәм наркоманияне профилактикалау, халыкның сәламәт яшәү рәвешен булдыру эшенең ничек оештырылуын, административ комиссияләр эшчәнлеген өйрәнде. Эшче төркемгә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелек итте.
   Өйрәнү нәтиҗәләре 13 ноябрьдә, район башлыгы Марат Гафаров, прокурор Ильдар Маликов, Чүпрәле районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов катнашында үткән киңәшмәдә игълан ителде. 
   Комиссия әгъзаларының чыгышыннан күренгәнчә, хокук бозуларны профилактикалау район күләмендә тиешле дәрәҗәдә алып барыла, шулай да, кимчелекләр дә юк түгел, утырыш барышында ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча киңәшләр дә бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International