90 яше тулганнарны котлап, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район Башлыгының бүләген тапшыру районда күптән күркәм традициягә әйләнде. Адия Сафиулла кызын да олы юбилее белән район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Хәлиуллов тәбрикләделәр, бүләкләр тапшырдылар һәм изге теләкләрен юлладылар.
Адия апа Зур Чынлы авылында туып-үсә. Әтисе Сафиулла агай Бөек Ватан сугышында катнаша. Әтисе дә, әнисе Шәмсеҗиһан да колхозда эшлиләр. Адия әби гаиләдә өлкән бала, анардан соң сеңелесе Сания апа була, бүгенгесе көндә ул шул ук урамда, апасыннан берничә йорт аша гына күршедә яши.
Бөек Ватан сугышы башланганда Адия апага 13 яшь була, аңа да өлкәннәр белән бертигез сугыш елларының барлык авырлыкларын күтәрергә туры килә. Сугыш елларында кайда гына эшләргә һәм нинди генә эшләр башкарырга туры килми аңа. Урман да кисә ул, авылдашлары белән бергәләшеп утын да әзерлиләр, Донбасс шахталарында да эшләргә туры килә аңа. Бер сүз белән әйткәндә, язмыш аны аяп тормый, төрлечә сыный. Шулай да ул бирешми, нык була, тормышын да тел-теш тидермәслек итеп төзи ала.
Үзенең авылдашы Касыйм ага белән гаилә төзиләр алар, бергәләшеп дүрт балага: кызлары Наҗиягә, Фәниягә, уллары Вазыйх һәм Дамирга гомер бүләк итәләр. Тигез тормышта балаларына ныклы белем биреп, тормыш киңлекләренә очыралар. Тормыш иптәше белән икесе дә гомере буе хезмәттә булалар. Тыныч тормышта Адия апа фермада да эшли, җәен исә колхозда чөгендер үстерә.
Бүгенге көндә Адия апа авылда төп йортта, улы Вазыйх һәм килене Зөлфия тәрбиясендә гомер кичерә. Юбилярның тугыз оныгы һәм 14 оныкчыгы бар.
– Бүген мин бик бәхетлемен. Балаларым еш кайталар, шалтыратып та хәлемне белешәләр. Шөкер, балаларым бик тәртиплеләр, эшчән булып үстеләр, йөзебезгә беркайчан да кызыллык китермәделәр. Бик яхшы тәрбиялиләр үземне, әни дип өзелеп торалар, мин бик рәхмәтлемен аларга, - ди юбиляр.