Озын гомерле әби-бабайлар – һәр авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, җинел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, үсмерлек чорында ук олылар белән бергә эшләү – болар барысы да 80, 90 яшьләрен тутырган өлкәннәребезнең башыннан үткән сынаулар.
Шушы көннәрдә Иске Чокалы авылының хөрмәтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Мөшфика Камал кызы Вәлиуллованың да 90 яшьлек күркәм юбилее булып үтте. Аны котларга район Советы аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов һәм Иске Чокалы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов килделәр. Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгының бүләген тапшырдылар.
Өлкән яшьтә булуына да карамастан, Мөшфика апа үзен яхшы хис итә, үткәннәрне дә бик яхшы хәтерли. Иске Чүпрәле авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә ул. Аның өч абыйсы да Бөек Ватан сугышында катнашып, исән-имин кайталар.
Юбилярыбызның тормышы җиңел генә узмаган – сугыш, аннан соңгы илне торгызу елларында ул да иртәдән алып кичкә кадәр хезмәттә булган. Мөшфика әби – тыл ветераны. Сугыштан соңгы елларда аңа Тарханда урман кисүдә дә эшләргә туры килгән. Агачларны баржаларга төягәннәр алар. Аннан соң Кемерово шәһәренә китеп, төзелештә эшләгән. Биредә булачак тормыш иптәше Әсәт агай белән танышалар. Әсәт ага тумышы белән Иске Чокалы авылыннан, шахтада эшли торган була. Яшьләр бер-берсен бер күрүдә үз итәләр, озак та тормый өйләнешәләр дә. Уллары Азат та Кемеровода туа. Тиздән яшь гаилә туган якларына кайтып китәргә карар кыла һәм Иске Чокалы авылына кайтып төпләнә. Мөшфика апа озак еллар колхозда төрле эшләр башкара, аннан соң мәктәптә техничка булып эшли, лаеклы ялга чыгар алдыннан, ун еллап, авыл кибетендә хезмәт куя.
Әсәт абый белән Мөшфикә апа биш бала үстерәләр. Уллары Азат, Фоатка, кызлары Флера, Эльмира һәм Даниягә ныклы белем биреп, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Бүгенге көндә Мөшфика апаның 13 оныгы һәм егермедән артык оныкчыгы бар. Төп нигездә улы Фоат һәм килене Рәмзия белән яши.
– Балаларымның барысы да тәрбиялиләр, карыйлар үземне, рәхмәт барысына да. Алар тәрбияләмәсә мин шушы яшькә кадәр җитә дә алмас идем,- ди Мөшфика апа, бүгенге көненә шөкерана кылып.