19 ноябрь көнне Россия Кораллы Көчләре сафына чакырылган ике егетне армиягә озаттылар. Хәрби хезмәткә китүчеләр: Иске Шәйморза авылыннан Илмас Батдалов һәм Зур Чынлыдан Рәфис Бикчуров. Егетләрне озатырга аларның әти-әниләре, туганнары, дуслары һәм сыйныфташлары килгән иде. Тантанада район Башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов та бар иде. Ул егетләргә хәерле юл, лаеклы хезмәт итүләрен һәм исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын теләде.