Шушы көннәрдә Иске Кәкерле авылы җирлегендә яшәуче Нэҗия Шәрәфетдин кызы Замалдинова олы юбилеен – 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
Бу бәйрәм белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район Башлыгы Марат Гафаровның бүләген аңа район Башкарма комитеты җитәкчесе вызыйфаларын башкаручы Данис Сатдинов тапшырды һәм исәнлек, хәерле, бәрәкәтле гомер теләде.