Спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Руслан Вильданов әйтүенчә, район җирлегендә яшәүче барлык катлам кешеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм аларны спортка тарту буенча күп төрле чаралар уздырыла.
Әлбәттә, әлеге чараларны оештыруда һәм үткәрүдә спорт филиаллары җитәкчеләренең тырышлыклары аерым игътибарга лаек, чөнки ярышларның нинди генә төренә карамастан, алар күпмедер дәрәҗәдә чыгымнар тотуга бәйле. Бигрәк тә бадминтон, волейбол, автокросс, җиңел атлетика, чаңгы һәм хоккей турнирлары спортчыларның зур активлыгы катнашында уза, яраткан үз командалары өчен җан атарга тамашачылар да күпләп килә.
Соңгы елларда районда бадминтон ярышлары аеруча җанланып китте. Шушы көннәрдә генә узган бадминтон турнирында районның белем бирү учреждениеләрендә физкультура укытучылары үзара көч сынаштылар. Көне буена сузылган ярышлардан соң лицей укытучысы Салават Мөшәрәпов – беренче, Зур Аксу урта мәктәбеннән Валерий Юманов – икенче һәм Шланга урта мәктәбеннән Дамир Измайлов өченче урынны яулады. Аларга спорт һәм яшьләр эше буенча бүлек начальнигы Руслан Вильданов һәм бадминтон филиалы җитәкчесе Раджеш Сингх Кумар муниципаль район башлыгы Марат Гафаров исеменнән кубоклар һәм Грамоталар тапшырдылар.