100 дән артык социаль әһәмиятле коммерциясез оешма республика бюджетыннан субсидияләр алуга конкурста җиңүче булды. Бер проектны тормышка ашыру өчен субсидиянең уртача күләме 310 мең сум тәшкил итәчәк. Субсидиянең максималь зурлыгы 404 мең сумга тигез, минималь суммасы - 96 мең сум.
Татарстандагы коммерциясез оешмалар арасында субсидияләр бирүгә конкурс икенче ел рәттән уздырыла. Узган ел 112 проект җиңүче булган иде, быел - 113. Әлеге оешмалар арасында чүпрәлелеләр дә бар. Чүпрәле районы ветераннарның (пенсионерларның) җирле иҗтимагый оешмасы “Яшьләрне патриотик тәрбияләүдә ветеранның мирас казанышларын файдалану” проекты һәм Чүпрәле районы мәдәният хезмәткәрләренең профсоз оешмасы - Россия мәдәният хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан Республикасы оешмасы “Яшь йолдызлар-2019” балалар иҗат фестивале” пректы җиңүче дип табылды.