Гадәттәгечә, яңа ел башында район спорчылары өчен күп төрле ярышлар оештырыла. Әлеге декада кысаларында уза торган ярышларның беренчесен, җиңел кулдан дигәндәй, йөзүчеләр башлап җибәрде.
Һәр ел башында “Алтын алка” клубы призларына үткәрелә торган хоккей турнирын яшь спортчылар зарыгып көтеп ала.
Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше Декадасы кысаларында үткәрелгән теннис турнирында 80 гә якын спортчы катнашты.
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров 2019 елның беренче көнендә Алешкин-Саплык авылында яшәүче Шевелев Иван Ильичны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Хөрмәтле чүпрәлеләр! Кадерле дуслар!
Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров йомгаклау утырышында предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына 2018 елдагы нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде һәм 2019 нчы елга өстенлекле юнәлешләрне билгеләде.
Чүпрәле районы үзәгендә төп чыршыны һәм кар шәһәрчеген ачу тантанасы узды.
15 ноябрьдән 14 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Алтын йөзлек» республика конкурсы үткәрелде.
Чүпрәленең барлык спорт объектлары 2019 елның 2 январеннан үз эшен башлап җибәрә.
Чүпрәле районы буенча 114 санлы янгын – коткару частенә начальник итеп моңарчы Яшел Үзән шәһәрендәге 52 санлы янгын – коткару частендә караул начальнигы ярдәмчесе булып хезмәт иткән эчке служба прапорщигы Роман Николаевич Колпаков билгеләнде.