Чүпрәленең яшь хоккейчылары яңа аренада ярышты

2019 елның 7 гыйнвары, дүшәмбе

   Һәр ел башында “Алтын алка” клубы призларына үткәрелә торган хоккей турнирын яшь спортчылар зарыгып көтеп ала. Аның быелгысында да 2002 елда туган һәм аннан да яшьрәк малайлар командалары үзара көч сынашты. Район башкарма комитетының спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлеге начальнигы Руслан Вильданов әйтүенчә, командалар районның спорт мәктәбе филиалларында шөгыльләнүче Иске Кәкерле, Иске Шәйморза, Городище, Кече Чынлы һәм Иске Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәпләреннән иң яхшы хоккейчылар командалары килгән. 
   “Алтын Барс” боз аренасында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Гимннары яңгырый. Сафларга төзелеп баскан спортчыларны һәм җанатарларны тәбрикләү өчен боз мәйданчыгына район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, Кыш Бабай һәм Кар кызы чыга.

   - Яңа елның спорт чаралары белән башлануы аеруча куанычлы. Димәк, яшьләребездә сәламәт рух һәм сәламәт яшәүгә омтылыш бар. Бүгенге хоккей турнирының да ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген әйтәсем килә. Яңа аренада бүген беренче турнир уза. Алда тагын да күп уеннар булыр. Монда шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Бәлки киләчәктә шушы бозда уйнап чыныгу алган яшьләребезне зур спортта, зур ареналарда да күрергә туры килер. Һәр командага уңышлар, матур җиңүләр телим, - диде Айрат Фиркатович.

   Чыннан да әлеге боз аренасы Чүпрәле хоккее үсешенә зур этәргеч ясар дип ышанасы килә. Уеннарны исә ике күрше: Кече Чынлы һәм Иске Шәйморза командалары башлап җибәрде. Турнир барышында һәр команда бер-берсе белән кара-каршы уйнап көчләрен сынашты. Шулай да узган еллардагы кебек турнирның финал өлешенә Иске Чүпрәле һәм Городище хоккейчылары чыкты. Былтыргы турнирның җиңүчесе булган Иске Чүпрәле командасы быел да үзенең көчле составта уйнавын исбатлый алды һәм соңгы ике периодта аз гына өстенлек белән матур җиңү яулады. Шулай итеп, городищелылар - көмеш, Кече Чынлы хоккейчылары бронза медальләргә лаек булдылар. Җиңүчеләргә шулай ук Грамоталар, истәлек бүләкләре тапшырылды. Уеннарның иң оста хоккейчылары: Кече Чынлы командасы капкачысы Инсаф Ибрагимовны, Городище командасы сакчысы Сергей Тихоновны һәм Иске Чүпрәле мәктәбе командасы һөҗүмчесе Даниф Шәрәфетдиновны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, республиканың “Татарстан – “Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең Чүпрәледәге территориаль үлекчәсе рәисе Айрат Җәлалов махсус призлар белән бүләкләде. Гадел хөкеме өчен баш хөкемдар Илдус Мөшәрәпов һәм аның ярдәмчесе Илназ Вәлиуллов та рәхмәткә лаек булдылар.

   Исегезгзә төшерәбез, балалар һәм яшүсмерләр арасында хоккей буенча “Алтын алка” клубы призларына турнирлар үткәрү тарихы 1964 елда, “Пионерская правда” газетасы битләрендә “Дуслар стартка! Алтын алка дәшә” дигән чакырудан соң башлана. Шушы елда үткәрелгән Олимпиада турнирында Канада хоккейчылары өстеннән Советлар Союзына җиңү китергән алканы “алтын” дип атадылар. “Алтын алка” турнирлары планетаның бик күп боз ареналарында илебезне данга күмгән профессиональ хоккейчыларга юл ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International