Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров 2019 елның беренче көнендә Алешкин-Саплык авылында яшәүче Шевелев Иван Ильичны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, районның хөрмәтле кешесе Иван Ильич Алешкин-Саплык авылында туып-үскән. Алар гаиләдә өчәү була, бүген исә туганнары арасыннан ул гына исән калган.
Сугыш вакытында укырга мөмкинлек булмый, барысы да көн-төн фронт, җиңү өчен дип хезмәт куялар. Аларның да әтиләрен фронтка алалар. Иван Ильич үзе дә хезмәт эшчәнлеген 13 яшендә үк башлый, тракторчы булып эшли.
Лаеклы ялга чыккач та хезмәтеннән туктамый. Тормыш иптәше Елизавета Васильевна белән алар 70 ел бергә гомер кичәләр. Тату тигез гаиләдә 11 бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген 10 балалары исән.
Шевелевлар династиясе бик бай: 24 онык, 23 оныкчык, оныкчыкларның да балалары бар инде. Кыскасы, алар гаиләсендә 100гә якын кеше исәпләнә.
Берничә ел элек Иван Ильич белән Елизавета Васильевна үзләренең туган нигезләреннән кызлары Галина янына күчеп килгәннәр. Сәламәтлеге белән әлләни мактана алмаса да, Иван Ильич әле үз акылында, хәтере дә әйбәт.
Район Башлыгы Марат Гафаров юбилярны күркәм дата белән котлады, РФ Президентының котлау хатын һәм шәхсән үз исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, Иван Ильичны үрнәк шәхес буларак билгеләп, якыннарының мәхәббәтен, исәнлек теләде.