Әлеге чара уңаеннан уен-көлкеле яңа ел тамашасы - күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Чараның төп мизгеле булып, традицион Кыш бабайлар һәм Кар кызлары, шулай ук район оешма - предприятиеләре тарафыннан бизәлгән автомашиналар парады торды. Тантаналы марш белән алар Үзәк урам буйлап, район мәдәният йорты каршына кадәр атладылар.

Төп чыршы алдында әзерләнгән сәхнәдә район укучылары, СМС-балалар оешмасы, Форпост вәкилләре “Яшь журналистлар” түгәрәге әгъзалары һәм башкалар бәйрәм белән котлады.
Билгеле төп Яңа ел котлавын район башлыгы Марат Гафаров җиткерде. Аның белән сәхнәгә Чүпрәленең яшь вәкиле Камиль дә күтәрелде. Ул яңа ел турында шигырь сөйләде.

Үзенең чыгышында Марат Гафаров чүпрәлеләр өчен 2018 елның уңышлы булуын билгеләде. Күп кенә социаль мөһим объектлар, юллар төзелүен билгеләп үтте.
-2019 елны -Җитештерүне үстерү елы дип игълан итәбез. Районыбызда предприятиеләр күп булсын. Һәр кеше иртән эшкә чыгып китәргә һәм кичен гаиләсе янына кайтсын өчен эш урыннары булдыруны тормышка ашырырга кирәк,-диде ул. Марат Гафаров чүпрәлеләрне яңа ел белән котлап, исәнлек, гаилә бәхете, уңышлар теләде.

Район башлыгы иң матур чыршы уенчыгы конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Төп чыршыда аллы-гөлле утлар кабынды, ә бәйрәмнең кульминацион өлеше - салют булды.

Чара кар шәһәрчеге мәйданчыгында дәвам итте. Оешма һәм предприятие вәкилләре тарафыннан тарафыннан әзерләнгән фигуралар янында һәркем үзенә яраклы шөгыль тапты: биеде, җырлады, уеннарда катнашты.