Хөрмәтле чүпрәлеләр! Кадерле дуслар!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа 2019 ел белән котлыйм!
Барыбыз тарафыннан да көтеп алына һәм яратыла торган бәйрәм өйләребезгә курант тавышлары аша килеп керә, йөрәкләрне үзгәрешләр белән тулыландыра, иртәгәсе көннең бүгеннән яхшырак буласына өметләр уята. Киләчәккә ышаныч баглап, без тарих битләренә 2018 елны озатабыз.
Яңа ел алдыннан райондашларга җәмгыять тормышында актив катнашканнары, аңлашып эшләвебез, ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм.
Районыбыз заманчалашсын һәм яшәргә уңайлы булсын дип, барыбызның да уртак тырышлыгы белән, без узып баручы елда бик күп эшләр башкардык. 2018 елның һәр көне нәтиҗәле хезмәт белән сугарылды, шуның бәрабәренә Чүпрәле районы үсте һәм үсешен дәвам итә.
Без бергә, алга таба да, районның икътисадый һәм социаль көнкүреш өлкәсен үстерүдә көчебезне һәм энергиябезне кызганмабыз, гражданлык җәмгыяте төзербез. Нәкъ менә уртак көч белән без моңа ирешәчәкбез.
Яңа ел илгә, Чүпрәле халкына бары тик шатлыклы хәбәрләр генә китерсен, дип телим. Гаиләләргә ул игелекләре белән керсен, һәркемгә уңышлар юлдаш булсын, уй-теләкләр чынга ашсын! 2019 ел иҗади күтәренкелек, уңай эш-гамәлләр, күренекле ачышлар, җылылык белән сугарылган кешелекле мөгамәләләр, сөенечләрдән генә торган ел булсын!
Бу бәйрәм көннәрендә иң изге теләкләремне кабул итегез: бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим сезгә һәм якыннарыгызга! Һәр җирдә һәм һәр эштә уңыш елмайсын!
Яңа 2019 нчы ел белән!