Чүпрәледә яңа ел чаралары: афиша

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

   Чүпрәленең барлык спорт объектлары 2019 елның 2 январеннан үз эшен башлап җибәрә.

  31 декабрьдә 18.30 сәгатьтә - район мәдәният йортында “Бал-маскарад”.

  2019 елның 1 январеннан алып 7 январьга кадәр район мәдәният йорты каршында кичке дискотекалар узачак. Шулай ук, район мәдәният йортында кинолар карап булачак.

  3 январьда - район үзәгендәге стадионда, 4 январьда - Эко-балалар мәйданчыгында, 5 январьда - Чыгарылышлылар паркында  – халык уеннары һәм күңел ачу программалары. Башлана 10.00 сәгатьтә.

  5 январьда 20.00 сәгатьтә яңа ачылган “Алтын Барс” боз сараенда, 6 январьда 16.00 сәгатьтә-район үзәк стадионында җырлы-биюле тамашалар булачак.

   Спорт чаралары:

  3 январьда -  “Акчарлак” бассейнында район беренчелегенә йөзү ярышлары.

  4 январьда  -  Алешкин-Саплык урта мәктәбе спорт залында теннис ярышлары.

  5 январьда  - Чаңгы базасында ярышлар.

  6 январьда  - “Алтын Барс” боз сараенда “Алтын шайба” хоккей уены.

   Чараларга старт 10.00 сәгатьтә бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International