Чүпрәле районы буенча 114 санлы янгын – коткару частенә начальник итеп моңарчы Яшел Үзән шәһәрендәге 52 санлы янгын – коткару частендә караул начальнигы ярдәмчесе булып хезмәт иткән эчке служба прапорщигы Роман Николаевич Колпаков билгеләнде. Аны коллективка тәкъдим итү чарасында Татарстан Республикасы буенча янгын сүндерүне һәм авария – коткару эшләрен үткәрүне оештыру идарәсе начальнигы, эчке служба полковнигы Константин Чанышев, Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы федераль хезмәтнең 8 нче отряды начальнигы (Яшел Үзән шәһәре), эчке служба полковнигы Зөфәр Хәлиуллин һәм Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров катнашты.
Гадәттән тыш хәлләр хезмәте буенча зур дәрәҗәдәге вәкилләр Роман Колпаковның тәҗрибәле белгеч һәм әлеге хезмәтнең спецификасын яхшы белүе турында сөйләделәр.
Роман Николаевич милләте буенча - рус, 1984 елда туган, өйләнмәгән, хәрби частьтә взвод командиры булган, 2008 елның март аеннан Яшел Үзәндәге 52 санлы янгын сүндерү частендә эшли. Шул ук елны Татарстан Республикасы буенча янгын – коткару хезмәтенең уку үзәгендә өйрәнүләр уза. 2015 елда Ивановодагы янгын – коткару академиясен тәмамлый.
Чүпрәле районы буенча гадәттән тыш хәлләр хезмәтен 22 ел җитәкләгән Василий Битяков офицер вазыйфасыннан лаеклы ялга чыкты.