Алешкин – Саплык урта мәктәбе спорт залында теннис ярышлары узды

2019 елның 7 гыйнвары, дүшәмбе

   Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше Декадасы кысаларында үткәрелгән теннис турнирында 80 гә якын спортчы катнашты.

   Ярышларны узган еллардагы кебек үк Алешкин – Саплык урта мәктәбе спорт залында оештырдылар. Лицей физкультура укытучысы Салават Мөшәрәпов сүзләренә караганда, теннис ярышлары уздыру өчен әлеге залда бөтен мөмкинлекләр бар, берүк вакытта уйнау өчен дүрт өстәл бар. 
   Спортчыларны тәбрикләргә район башкарма комитетының спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлеге начальнигы Руслан Вильданов, теннис буенча федерациянең район филиалы җитәкчесе Альфред Низамов, һәм әлбәттә инде, Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. Алар спортчыларны һәм җанатарларны Яңа ел белән котладылар, агымдагы елда аларга спортта тагын да югарырак күрсәткечләргә ирешүләрен теләделәр. Район күләмендәге ярышларны тиешле дәрәҗәдә оештырганнары өчен мәктәп дирекциясенә, укытучылар коллективына ихлас рәхмәтләрен әйттеләр. Ярышларны иң яшь спорчылар башлап җибәрде. Аларны олыраклар алмаштырды. Сигезенче сыйныфка кадәр кызлар арасында Эльвина Исмәгыйлева беренче урынны яулады. 9 һәм 11 сыйныфлар арасында кызлардан Анастасия Михайлова, Әльфия Миначева һәм Екатерина Михайлова җиңүче булдылар. Шушы яшьтәге яшүсмерләр арасында Ильнур Шәйхаттаров, Игорь Афанасьев һәм Данил Черновка тиңнәр булмады. Үз яшьтәшләре арасында Алексей Усмендеев, Валерий Васильев һәм Игорь Тарасов 1 – 3 урыннарны яуладылар. 18 – 40 яшьтәгеләрдән Инна Журавлева (1 урын), Кристина Батырева (2 урын) и Диана Тимошкина (3 урын), ир – егетләрдән Руслан Вильданов, Андрей Батанов һәм Динар Җәббаровка тиңнәр булмады. 40 яшьтән өлкәннәр арасында Татьяна Кудрявцева иң матур уен күрсәтте. Светлана Саймуллова белән Надежда Журавлева икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Ир-егетләрдән Вячеслав Антонов, Владимир Мискин һәм Илфак Сәлахов алтын, көмеш һәм бронза медальләргә лаек булдылар. Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының Грамоталары, теннис буенча федерация филиалының медальләре һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International