13 мартта көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Авылларда яшәүче халык санын арттыру, аларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре каралды бүген авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү буенча булып үткән зона киңәшмәсендә.
12 мартта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил , урыны белән аның тизлеге 15-18 метрга кадәр көчәячәк.
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район Башлыгы Марат Гафаров белән очрашуга районның икътисадый-социаль, авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау һ.б. өлкәләрдә уңышлар яулаган, дан казанган ханымнары килде.
Кече Чынлы урта мәктәбендәге тантаналы чарага балачак, үсмер чагы сугыш елларына туры килгән тыл ветераннары чакырылган иде.
Чүпрәле районында берьюлы икәүләп: Иске Шәйморза авылыннан Адия Абдулловна Сабирҗанова һәм Кече Чынлы авылыннан Заделбану Җамалетдин кызы Әхмәдуллова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
Даруханәдә үз теләгегез белән алган сыйфатлы даруны кире кайтарып булмый.
Районыбыз халкы ел саен күңелле бәйрәм тантанасында кышны озатып, язны каршы ала. Бу тамаша бездә элек – электән килгән гадәттәгечә язның беренче бәйрәме, Халыкара хатын-кызлар көнне - 8 мартта үткәрелә.
Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы начар метеорологик күренешләр турында кисәтә: 2020 елның 8 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяктан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил саклана.