Чүпрәле районында берьюлы икәүләп: Иске Шәйморза авылыннан Адия Абдулловна Сабирҗанова һәм Кече Чынлы авылыннан Заделбану Җамалетдин кызы Әхмәдуллова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Истәлекле вакыйга белән юбилярларны район Башлыгы Марат Гафаров һәм авыл җирлеге башлыклары котлады.
Юбилярларга РФ Президенты исеменнән котлаулар һәм бүләкләр тапшырылды. Шулай ук визит кысаларында Зделбану Әхмәдуллова Җиңүнең 75 еллыгы юбилей медале белән бүләкләнде.