Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган ГТО комплексы проектларының республика конкурсы дәвам итә

2026 елның 12 мае, сишәмбе

Конкурста катнашучылар: белем бирү учреждениеләренең 5-7 класс укучылары.

Конкурсның муниципаль этабы 2026 елның 20 маена кадәр дәвам итәчәк, 2026 елның 20 маеннан 31 маена кадәр конкурсның республика этабы узачак. Исегезгә төшерәбез, конкурс эшләре тарихи хәтерне саклауга, гражданнар теләктәшлеген ныгытуга багышланырга, Ватанны саклаучыларның, махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгын, тыл һәм халык хуҗалыгы хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәтен чагылдырырга тиеш.

Конкурс эшләре рәсемнәр, плакатлар, стена-газеталар, презентацияләр булырга мөмкин.
Эшләрне теләсә нинди техникада теләсә нинди рәсем яисә график материаллар, компьютерда программалар кулланып ясарга мөмкин.

Бәяләү критерийлары:
- эш эчтәлегенең конкурс темасына туры килүе;
- фикерләүнең оригинальлеге, башкаруның эстетиклыгы;
- башкару техникасы, композиция, төсләр чишелеше.

Конкурста катнашучылар:  белем бирү учреждениеләренең 5-7 сыйныф укучылары.

Конкурсның муниципаль этабында катнашу өчен конкурс эшләре 2026 елның 20 маена кадәр Vildanov. Ruslan@tatar. ru электрон почта адресына яисә MAX буенча 89270387410 номерына кабул ителә. Муниципаль этапта җиңүче конкурсның республика этабында безнең район исеменнән чыгыш ясаячак.

Конкурсның муниципаль һәм республика этапларында җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәләр.

Килеп туган сорауларны ГТО тестлау үзәгенә мөрәҗәгать итеп яки 22051 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International