Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район Башлыгы Марат Гафаров белән очрашуга районның икътисадый-социаль, авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау һ.б. өлкәләрдә уңышлар яулаган, дан казанган ханымнары килде.
- Сез, ханымнар, һәрвакыт матурлык һәм игелек, җылылык һәм сизгерлек, шәфкатьлелек һәм гаделлек символы булып каласыз. Катлаулы бурычларны да, кыенлыкларны да, ирләргә караганда, җиңелрәк җиңә аласыз. Сезнең ярдәмегез һәм аңлавыгыз безне иҗат итүгә рухландыра, кыюлык бирә, - диде район Башлыгы, хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп.
Очрашу 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең актлар залында узды. Ханымнар хөрмәтенә күп төрле игелекле теләкләр, концерт номерлары багышланды, бүләкләр таратылды.