Сатып алган даруны кире кайтарып буламы?

2020 елның 10 марты, сишәмбе

   Даруханәдә үз теләгегез белән алган сыйфатлы даруны кире кайтарып булмый. Ләкин алган дару сыйфатсыз, җитешсезлекләр белән булып чыкса, яки фармацевт, бутап, башка препарат биргән булса, аны кире кабул итеп, алыштырып бирергә тиеш.

   Дару препаратларында җитешсезлекләр булып түбәндәгеләр санала: яраклылык вакыты чыккан булу, товар хакында мәгълүмат булмау (шул исәптән урыс телендә дә), серия белән яраклылык вакыты препаратта һәм аның савытында туры килмәсә, даруның төсе, формасы, исе язылганча булып чыкмаса, дару савытының сыйфаты бозылган булса (чатнаган, ертылган, яхшылап ябылмаган һ.б).

   Шушы җитешсезлекләрнең берсе генә дә ачыкланса да, кулланучылар хокукларын яклаучы законга ярашлы, даруны алыштырырга яисә хакын төшерүне таләп итәргә мөмкин. Товарны кире кайтарып, акчасын сорарга да була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International