Кадерле хатын-кызлар!
Барчагызны да иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелемнән тәбрик итәм! Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул сезне, гүзәл затларыбызны зурлау, аеруча игътибар күрсәтү көне.
Хатын-кызның гүзәл һәм серле образы гасырлар буена меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми кала кебек тоела. Бу мәңге шулай булыр, чөнки сезнең гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк.
Районыбыз үсешенең барлык өлкәләрендә, мәгариф һәм сәламәтлек саклау системасында, предприятиеләрдә һәм авыл хуҗалыгында, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында хатын - кызларның өлеше алыштыргысыз. Сез гаилә учагын саклауда гына түгел, илебезне аякка бастыруда һәм үстерүдә актив катнашасыз, бизнеста, иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисадый эшчәнлектә һәм җәмгыятьнең мәдәни тормышында да уңышларга ирешәсез.
Сөйкемле хатын-кызлар! Сезнең тормышыгыз яхшылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде! Һәрчак мөлаем һәм гүзәл, нәзакәтле һәм горур булып калыгыз! Күңелегездә һәрчак яз булсын!
Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров