12 мартта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил, урыны белән җил тизлеге 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы 0..+5˚, көндез +4..+9˚ градус.