Районыбыз халкы ел саен күңелле бәйрәм тантанасында кышны озатып, язны каршы ала. Бу тамаша бездә элек – электән килгән гадәттәгечә язның беренче бәйрәме, Халыкара хатын-кызлар көнне - 8 мартта үткәрелә.
Бәйрәмне оештыручылар быел да аны чын-чынлап күңелле һәм кызыклы итәргә тырышканнар. Халык өчен бу көнне җыр, бию һәм конкурслар белән тулыландырылган зур программа эшләгәннәр иде.
“Бу язгы якты көндә барыгызга да сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет һәм яхшы кәеф телим", - дип котлады Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров бәйрәм кунакларын.
Район мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмдә катнашучыларга фольклор программа да тәкъдим иттеләр. Ә мәйданда сәүдә ярминкәсе гөрләде. Анда теләгән һәркем камыр ризыклары, шашлык һәм башка азык-төлек продуктлары, сувенирлар һәм уенчыклар сатып ала алды. Һәм, әлбәттә, бәйрәм ахырында “күңелсезлекләр белән тулы” карачкыны яндырдылар.