Чүпрәледә авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү буенча зона киңәшмәсе узды

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

   Авылларда яшәүче халык санын арттыру, аларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре каралды бүген авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү буенча булып үткән зона киңәшмәсендә.

   Иделаръягы зонасына кергән сигез район: Апас, Кайбыч, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Буа, Югары Ослан, Тәтеш, Чүпрәле эшмәкәрләрен, авыл башлыкларын берләштергән семинар-киңәшмә безнең районда булды. Ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендә узды. Чүпрәле җирлегендә кунакларны тәбрикләү сүзе белән район Башлыгы Марат Гафаров чыкты.

   Семинар-киңәшмә иртәнге якта төрле төркемнәргә бүленеп “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшүдән, эшмәкәрләргә комачаулаган мәсьәләләрне анализлаудан башланды. Пленар өлештә Татарстан Республикасы һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары – эшмәкәрлекне һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин, төрле районнарның бизнес вәкилләре чыгышы тыңланды.

  Семинар ахырына якынлашканда Марат Әхмәтов белән Марат Гафаров залда утырган Иске, Яңа Чүпрәле авыллары ветераннарының күкрәгенә “Бөек Ватан сугышында җиңүгә – 75 ел” юбилей медальләрен тактылар. Һәм соңыннан бизнес өлкәсендә алдынгылыкны яулаганнарны бүләкләү тантанасы булды. Семинар- киҗәшмә кысаларында Чүпрәле районының алты эшмәкәре үз предприятиеләрендә җитештерелә торган продукцияләрне “Татарстанның 100 еллыгы” бренды белән чыгаруга сертификат алды.

  Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү

   Соңгы дистә елларда авылларда яшәүче халыкны эш белән тәэмин итү, тормыш сыйфатын яхшырту, яшьләрнең шәһәрләргә күченеп китүен туктату өчен дәүләт тарафыннан төрле программалар гамәлгә ашырыла. 2020 ел өчен, гомумән алганда, республикада 50ләп программа эшли. Һәм Рәсәй Президенты тарафыннан хупланган  “Милли проектлар” да халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен үстерүне күздә тота. Шуңа бәрабәр соңгы елларда авылларда эш белән шөгыльләнүчеләр, үз бизнесларын булдыручылар саны да артты. Шәһәр белән авыл тормышы арасындагы аерма да юкка чыкты.

  Безнең районда, мәсәлән,  үткән ел “Авылда хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм” программасы нигезендә өч хуҗалык грант откан. 11 шәхси ярдәмче хуҗалык кече фермалар төзүгә ярдәм алгын. Ә программа эшли башлаганнан алып бүгенге көнгә кадәр районда 81 кече ферма төзелгән. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан сыелар башын саклап калу, савым кәҗәләре санын арттыруны субсидияләү юнәлешендә район күләмендә 81 млн. сумнан артык субсидия алынган.

  Халыкны эш белән тәэмин итү

   Буа һәм Тәтеш, Яшел Үзән районыннарыннан кала, Иделаръягы зонасына кергән башка районнарда авыл рәвешле тормыш итү саклана. Безнең районда, мәсәлән, бизнес структурасының 26 проценты авыл хуҗалыгына туры килә. Районда 101 Крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Алар тарафыннан барлык хуҗалык җирләренең 25 проценты эшкәртелә һәм аларга 1119 баш мөгезле эре терлек асрала. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар исә районда – 7879. Аларга туры килгән 2019 елдагы акча кереме уртача 141 мең сум тирәсе исәпләнелә. КФХларда ел буена 2,5 мең тонна сөт җитештерелгән. Район буенча тулаем сөт җитештерү күрсәткечендә КФХ җитештергәне 9,8 процент. Ит -11,7 процент. Үз-үзен эшле итәргә теләп, мал-туар асраучыларга, яшелчәчелек, кош үрчетү белән шөгыльләнүчеләргә район күләмендә дә төрле ярдәм күрсәтелә. Бу уңайдан, авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үчтерүгә ярдәм итүче районнар исемлегендә Чүпрәле районы икенче баскычны били.

  Үзмәшгульләр булып теркәлүчеләрнең дә күпчелеге үз продукцияләрен сату юлларын табып, уңышлы гына эшләп килә.

  Авылларда яшәүче халык санын арттыру

   Бу мәсьәләне хәл итү өчен дә авыллардагы яшь гаиләләр төрле ярдәм программаларына өмет итә ала. Шуларның берсе авылда өй төзүче гаиләләргә өстенлекле шартларда ипотека кредитлары бирелү. Әлеге кредитларның процент ставкасы нибары өч процентка кадәр генә. Шундый ук кредитлар авыл җирлегендәге йортын төзекләндергәннәргә, өй төзүчеләргә, подряд оешмалары аша, бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International