Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм өлкәннәрне физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә тарту максатыннан, "Чемпион" физкультура-сәламәтләндерү комплексында Дамир Алимов истәлегенә багышланган район пенсионерлары арасында волейбол буенча турнир үтте.
Бәйрәм көннәрендә “Спорт һәм сәламәтлек декадасы” кысаларында районның “Алтын Барс” боз аренасында Кыш Бабай һәм Кар кызы призларына хоккей буенча традицион ачык район ярышлары узды.
Районда 2021 елда терлекчелек тармагына йомгак ясадылар һәм 2022 елга планнар билгеләделәр.
2022 елның 5 гыйнварында Иске Шәйморза авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне Азизова Фәрүзә Мостафа кызы үзенең юбилей көнен билгеләп үтте.
2022 елның 5 гыйнварында «Чемпион» спорт комплексы базасында «Кыш Бабай» призына бадминтон буенча ярышлар узды.
9 гыйнварда "Алтын" спорт комплексында кикбоксинг буенча яңа ел турниры үткәрелде.
7 гыйнварда район башлыгы Марат Гафаров Городище авылында яшәүче Владимир Федорович Кузинны юбилее белән котлады.
4 гыйнвар көнне "Чемпион" спорт комплексында "Кыш Бабай" призына өстәл теннисы буенча турнир узды.
2022 елның 3 гыйнварында Чүпрәле районында "Чайка"лагерына балалар килде. Биредә алар яңа ел каникуллары вакытында ял итәчәк һәм вакытны файдалы итеп үткәрәчәкләр.
2022 елның 3 гыйнварында "Акчарлак" йөзү бассейнында йөзү буенча "Яшь дельфин" ярышлары узды.