Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында гомер итүче тыл ветераны юбилейлы туган көнен билгеләп үтте

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

   2022 елның 5 гыйнварында Иске Шәйморза авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне Азизова Фәрүзә Мостафа кызы үзенең юбилей көнен билгеләп үтте.

    Юбиляр 1927 елда туган. Аңа 7 ай булганда, әтисе вафат була. Аннары әнисе янә кияүгә чыга һәм тагын ике кыз туганы дөньяга килә. 
    Кечкенә Фәрүзә мәктәптә бик тырышып укый, биш сыйныфны тәмамлый. Сугыш елларында өлкәннәр белән бергә колхоз кырында хезмәт куялар. Ул вакытта барлык балалар һәм яшүсмерләр урып-җыюда, печән чабуда эшли, башак һәм дару үләннәре җыя, колхозда мал-туар карый. Соңрак Чүпрәле районының 22 Партсъезд исемендәге колхозда эшли. 1953 елда Азизов Мидехәткә кияүгә чыга. Ул Бөек Ватан сугышында катнашып, яраланып кайткан. Алар 55 ел бергә яшиләр, 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. 
   Фәрүзә апага ике улын һәм ирен җирләргә туры килә. Үзе озак еллар астма авыруы белән көрәшә. Әмма шуңа да карамастан, ул шат күңелле булып кала алган, намаз, догалар укый.
    Бүгенге көндә ул килене Гөлсинә апа белән яши. Алар инде 40 еллап бер-берсен хөрмәтләп яшиләр.  
    Фәрүзә апа иң бәхетле әни һәм әби. Ул Ана медале, Хезмәт ветераны исеме белән бүләкләнгән. Туган көнендә ул үзенең балалары һәм туганнары исеменнән генә түгел, ә Чүпрәле районы җитәкчелеге исеменнән дә котлаулар кабул итте.  Чүпрәле районы Советы Аппараты җитәкчесе Айрат Хәсәнов Фәрүзә апаны 95 яшьлек юбилее белән котлады һәм Россия Федерациясе Президенты исеменнән котлау хатын, шулай ук район башлыгы исеменнән бүләк һәм чәчәкләр тапшырды. Балалары белән бергә бәхетле картлыкта яшәвен һәм сәламәтлек теләде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International