Районда 2021 елда терлекчелек тармагына йомгак ясадылар һәм 2022 елга планнар билгеләделәр. Семинар "Цильна" хуҗалыгында узды.
Терлекчелек тармагына йомгак ясау өчен бу хуҗалык тиккә генә сайланмаган иде. Барис Гафуров җитәкчелегендәге «Цильна» хуҗалыгы районда гына түгел, республикада да алдынгылыкны били. Эшчәнлекне системалы, планлы төзү бәрабәренә хуҗалык ел саен билгеләнгән максатларына ирешә. Бүгенге көндә биредә эре мөгезле терлекнең гомуми баш саны 2900гә җитә, шуның 1600ы-савым сыерлар. Район күләмендә җитештерелгән сөтнең 38% ы (8844 тонна) «Цильна» хуҗалыгына туры килә. Биредә бер сыердан 9827 кг сөт савыла.
Киңәшмәгә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм зооветеринария белгечләре чакырылган иде. Шулай ук «Биопрепаратлар» җәмгыяте директоры Р.П.Ибәтуллина, Биектау районыннан «Академпродукт» җәмгыяте һәм Апас районы белгечләре катнашты.
Район башлыгы Марат Гафаров һәм семинарда катнашучылар җәмгыять эшчәнлеген оештыру белән таныштылар. Бу хакта хуҗалык җитәкчесе Барис Гафуров үз чыгышында җентекләп сөйләде, шулай ук, ферма биналары эчендә һәр белгеч тәҗрибә буларак үз эшен тасвирлап күрсәттеләр.
Тулаем алганда, алар эре мөгезле терлекләрне тоту технологиясе, бозаулату бүлеге эшен оештыру, шулай ук яшь төркемнәре буенча бозау караучыларның эше, таналар үстерү, яңа туган бозауларга беренче көннәрдә сөт эчертү технологиясе, азык әзерләү эше һ.б. белән уртаклаштылар.
Районнардан килгән белгечләр ветеринария препаратларын һәм азык өстәмәләрен куллануның нәтиҗәлелеге турында сөйләделәр, хайваннар арасында төрле авыруларны профилактикалау турында ассызыкладылар.
Соңыннан чара Кече Чынлы авылы мәдәният йортында дәвам итте. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең ПМО начальнигы Эмиль Абязов җитәкчеләрне һәм белгечләрне агымдагы ел һәм 2022 елга булган план күрсәткечләре белән таныштырдылар. Шул ук вакытта цифрлаштыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.
- 2021 ел нәтиҗәләре буенча Чүпрәле районында мөгезле эре терлекнең баш саны 13407 баш исәпләнә, район буенча тулаем савым 23400 тонна тәшкил итте. Моннан тыш, 1777 тонна ит җитештерелде, узган ел яңа туган бозауларның баш санын арттыруга ирешелде,ул 5402 булды,- дип билгеләп үтте Эмиль Абязов. Аннары ул һәрбер хуҗалык һәм КФХлар буенча җентекле анализ ясады.
Эмиль Абязов билгеләп үткәнчә, агымдагы елның январеннан хуҗалыклар өчен савым терлекләрен яңарту мөмкинлеге башлана. Билгеле бу киләчәктә малларның баш санын, сөт җитештерүне арттыруга җирлек булып тора.”Шуңа күрә дә хуҗалыкларда эшне системалы планлаштырырга һәм уңай вакытны кулдан ычкындырмаска кирәк. Азык базасы исә районда җитәрлек күләмдә әзерләнгән", - дип нәтиҗә ясады ул.
2022 ел бурычларына тукталып, Эмиль Абязов алда торган барлык планнар да үтәлерлек икәнлеген белдерде. Аерым алганда, мөгезле эре терлекнең баш санын 13660ка кадәр җиткерергә, 1 сыердан 1 бозау алырга, бер сыердан уртача 5200 килограммга кадәр сөт саварга, җитәрлек күләмдә азык әзерләргә, һ.б. кирәк, диде.
Семинар барышында авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлаштыру мәсьәләләре турында да күп әйтелде. 2022 ел исә Татарстанда цифрлаштыру елы буларак та игълан ителде. «Авыл хуҗалыгы өлкәсе дә заманчалаша.Хәзер цифрлаштыру мөһим урын алып тора, ул эшне дә бермә-бер җиңеләйтә. Әлеге системага күчкән хуҗалыкларның күрсәткечләрендә дә уңай якка үзгәрешләрне күрергә мөмкин. Бу киләчәк таләбе", - дип билгеләп үтте үз чыгышында идарә башлыгы Тәлгать Халитов.
Семинар барышында район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Айрат Иматдиновның илнең төрле төбәкләрендә ачыкланган төрле авырулар буенча чыгышы тыңланды. Шуларның берсе булып тора ящур авыруы тора. Ветериария белгече бу очрата нинди чаралар кулланырга кирәклеген җиткерде.
Район башлыгы Марат Гафаров семинарга йомгак ясап, терлекчелек өлкәсен тәүлек буе эшли торган хезмәт, диде.
–Маллар да кешеләр кебек. Шулай ук авырыйлар, ашыйсылары да килә. Аларны вакытында карарга, тәрбияләргә, саварга кирәк.Ниндидер бер вакыт кулдан ычкынды исә –җитди проблемалар килеп туарга мөмкин. Шуңа да барысын да системалаштыру, исәп-хисап ясау таләп ителә. Моның өчен хуҗалыкларны гына чагыштырып карау да җитә: кайдадыр продукция арттырып, ә кайдадыр аннан ике тапкыр кимрәк җитештерелә. Гәрчә, терлекләр дә шундый ук, кешеләр дә шулай ук хезмәт куя. Әмма эш планлаштырылмаган. Биредә уйланырлык урын шактый. Үзебездә үк, алдынгы “Цильна” хуҗалыгы бар. Аларның тәҗрибәсен үрнәк итеп алу, эшчәнлекләрен өйрәнү дә кирәк. Районыбыздагы барлык хуҗалыкларның да файдаланылмаган потенциалы җитәрлек һәм бу елга авыл хуҗалыгы өлкәсендә планнарыбыз да зурдан. Авыл хуҗалыгын терлекчелектән башка күзаллау мөмкин түгел. Без моны һәрвакыт истә тотарга һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешергә тиеш, - дип билгеләп үтте Марат Гафаров.
Семинар ахырында «Цильна» хуҗалыгының атказанган зоотехнигы Марат Рәимовның хезмәте билгеләп үтелде һәм 50 яшь тулу уңаеннан аңа Рәхмәт хаты тапшырылды.