9 гыйнварда "Алтын" спорт комплексында кикбоксинг буенча яңа ел турниры үткәрелде.
Кикбоксинг-ул сугыш сәнгатенең үз куллары белән дә, аскы аяк-куллары белән дә сугу кабул ителгән төре. Экипировкага, һичшиксез, бокс перчаткалары кертелгән. Бу спорт төре Шәрыкъ көрәшләрен һәм классик боксны үз эченә ала.
Турнирда катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов һәм спорт һәм яшьләр бүлеге начальнигы Руслан Вильданов сәламләделәр.
Кунаклар билгеләп үткәнчә, кикбоксинг - яшь чүпрәлеләр өчен яңа спорт төре, әмма ул популярлаша бара. Әлеге спорт төренең тренеры Данил Алимов.