4 гыйнвар көнне "Чемпион" спорт комплексында "Кыш Бабай" призына өстәл теннисы буенча турнир узды. Бу очракта "Кыш бабай " ролен өстәл теннисы буенча федерация җитәкчесе Альфред Низамов үтәде.
Турнирны ачу тантанасында барлык спортчыларны, теннис яратучыларны яшьләр һәм спорт бүлеге начальнигы Руслан Вильданов сәламләде. Ул барлык катнашучыларны Яңа ел белән котлады һәм яхшы уен теләде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны Юлия Мурдускина, Галина Кириллова, Петр Юркин, Замира Алимова, Дамир Измайлов, Энҗе Измайлова, Вячеслав Антонов алды.
2 урын - Зилә Мөшәрәпова, Татьяна Кудрявцева, Айназ Вильданова, Карина Кузнецова, Раил Камараев, Владимир Мискин, Рияз Измайлов.
3 урын - Зилә Шәрәпова, Раил Фәтхуллин, Эльвира Алимова, Андрей Батанов, Дамир Җамалетдинов.
"Иң яшь катнашучы" грамотасы Геннадий Корсаковка тапшырылды.