Чүпрәле районының яшь йөзүчеләре Яңа ел спорт чараларына старт бирделәр

2022 елның 5 гыйнвары, чәршәмбе

   2022 елның 3 гыйнварында "Акчарлак" йөзү бассейнында йөзү буенча "Яшь дельфин" ярышлары узды. Шулай итеп, спорт һәм сәламәт тормыш декадасы кысаларында уза торган спорт чараларына старт бирелде. 

   Моннан тыш, ярышларны уздыру кысаларында халыкның өлкән категорияләре арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативлары кабул ителде.

   Турнирда кече һәм  өлкән яшьтәгеләр көч сынашты. Йөзүчеләрне  Яңа ел белән район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм спорт, яшьләр һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов сәламләделәр. Кунаклар уңышлы старт  һәм спортта призлы урыннар яулауларын теләделәр. 
   Ярыш нәтиҗәләре буенча яшь категорияләре буенча җиңүчеләргә Дипломнар һәм медальләр, шулай ук йөзү буенча федерация җитәкчесе Ранис Юсупов әзерләгән бүләкләр тапшырылды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International