7 гыйнварда район башлыгы Марат Гафаров Городище авылында яшәүче Владимир Федорович Кузинны юбилее белән котлады.
Владимир Федорович гомерен туган авылына, колхозга һәм районга багышлый. Городище мәктәбен тәмамлаганнан соң ул Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында укый. Аннары Кораллы Көчләр сафларында хезмәт иткәннән соң туган авылына кайта һәм агроном, бригадир, зоотехник булып эшли.
Берничә тапкыр Городище авыл Советы, Җирле үзидарә депутаты итеп сайлана.
«Ленин юлы» колхозында, аннан «Таң» агрофирмасы филиалында үсемлекчелекнең продуктивлылыгын арттыруга һәм лаеклы ялга чыкканчы «Ак Барс Чүпрәле» филиалында эшли.
Район башлыгы Марат Гафаров авыл хуҗалыгын һәм район икътисадын үстерүгә керткән өлешләре өчен Владимир Федоровичка рәхмәтен белдереп, Чүпрәле районының 90 еллыгы медален һәм бүләк тапшырды, сәламәтлек, озын гомер теләде.