Чүпрәледә «Кыш Бабай» призына бадминтон буенча турнир иң яхшы спортчыларны җыйды

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

   2022 елның 5 гыйнварында «Чемпион» спорт комплексы базасында «Кыш Бабай» призына бадминтон буенча ярышлар узды.
   Ярышлар спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше декадасы кысаларында уза.
   Бадминтон яратучыларны һәм спортчыларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов сәламләде.
   Уеннар төрле яшь категорияләрендә егетләр һәм кызлар арасында аерым узды. Ярышларда мәктәп укучылары һәм олылар катнашты.
   Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләргә Дипломнар, медальләр, һәм, әлбәттә инде, бадминтон буенча федерация җитәкчесе Раджеш Сингх Кумардан бүләкләр тапшырылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International