ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2022 ел
чәршәмбе

Республикада эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәм итү өчен, 31 мартта 10:00 сәгатьтә ТР Икътисад министрлыгы «КУЭ Корпорациясе» АҖ белән берлектә «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары һәм һөнәри керемгә салым түләүчеләрнең (үзмәшгульләр) 223-ФЗ номерлы Федераль Закон буенча аерым төр юридик затларның сатып алуларда катнашуы» темасына бушлай белем бирү семинары үткәрәчәк.

Эшкуарлык советы утырышында Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Республикасы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты вәкиле - Татарстан Республикасында «Коррупциягә каршы Бизнес»  проекты җитәкчесе Анастасия Плотникова, Чүпрәле районы прокуроры Илдар Маликов, банклар вәкилләре: Россельхозбанк, Ак Барс банк, Саклык банкы: Резедә Хәйруллина, Рузалия Камалова , Резидә Габбазова катнашты.


29
март, 2022 ел
сишәмбе

Бүген, 29 март көнне, Иске Чокалы авылында яшәүче Абдуллаҗан Атаулла улы Атауллов 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлау кабул итте. 

   Барыннан да ешрак салым органнары белгечләренә салым түләргә кирәкми торган отыш суммасы закон белән билгеләнгәнме, дигән сорау белән мөрәҗәгать итәләр.

Физик затлар кеременә салым буенча декларация кампаниясе кызганнан-кыза бара, ул ял һәм бәйрәм көннәрен исәпкә алып, 2022 елның 4 маена кадәр дәвам итәчәк.


28
март, 2022 ел
дүшәмбе

Оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре белән традицион киңәшмәдә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров бүләкләр тапшырды.

 2022 елның 29 мартында Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм көндез һава шартлары сизелерлек начарланачак:

- Күпчелек районнарда кар һәм карлы яңгыр көтелә, урыны белән көчле буран, юлларда бозлавык.

- Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, көчәйгәндә секундына 18-23 метрга җитәргә мөмкин.

Район мәдәният йортында  «Созвездие-Йолдызлык-2022 " XXII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы Гала-концерты узды.
 

Салым органнары электрон-цифрлы имзаны бушлай бирә. Аны алыр өчен гариза белән теләсә кайсы салым органына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Санитар-эпидемиологик кагыйдәләргә үзгәрешләр коронавирусның яңа штаммы шартларында мәгариф оешмалары, балалар һәм яшьләр өчен социаль инфраструктураның башка объектлары эшчәнлегенә кагыла.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International