Чүпрәле районы Иске Чокалы авылында гомер итүче Абдуллаҗан Атаулловны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2022 елның 29 марты, сишәмбе

   Бүген, 29 март көнне, Иске Чокалы авылында яшәүче Абдуллаҗан Атаулла улы Атауллов 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлау кабул итте. Истәлекле дата белән аны Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов котлады.

   Хезмәт һәм тыл ветеранына  Данис Сатдинов сәламәтлек, күңел күтәренкелеге теләде һәм РФ Президенты исеменнән котлау телеграммасы, шулай ук район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды.

   Котлаулар авыл җирлеге җитәкчелеге, мәктәп дирекциясе исеменнән дә яңгырады. Укучылар юбилярга җырлар башкардылар һәм шигырьләр сөйләделәр.

   Абдуллаҗан Атаулловның хезмәт юлы туган авылына, туган колхозына багышланган.

   Кечкенәдән ул өлкәннәр белән бергә эшли, башлап егет комбайнчы, аннары тракторчы була. 30 елга якын механик хезмәтен булып эшли, аңа хәтта колхоз рәисе булып эшләргә дә туры килә.

  Күп биналар: җирле авыл клубы, фермаларны Абдуллаҗан абыйның хезмәт эшчәнлеге елларында төзиләр. Үткәннәрне искә алып, ул: "Үземне хәтерлгәннән бирле, мин тәүлегенә 4 сәгать кенә йокладым”, - ди.

   Хатыны Хәтирә апа белән 60 елдан артык гомер кичерәләр, кызганычка каршы, ул 5 ел элек вафат булган. Алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген балалары шәһәрләрдә яши, ә юбиляр кызы Лилия һәм кияве тәрбиясендә гомер кичерә.

  Абдуллаҗан абый бик ачык кеше. Хәтере дә бик әйбәт, балачагын искә алып, аның авырлыгы турында сөйли.

   Авылның хөрмәтле озын гомерле кешесе эшсез утырырга яратмый, һәрвакыт хуҗалыкта ярдәм итәргә тырыша. Җәяү йөрергә ярата, сәламәтлек, аяклар өчен файдалы, ди.

   Туган  көненә аның барлык балалары, оныклары, оныкчыклары җыелган иде. Әтиләренә тормыш юлын үз эченә алган 95 томлык тарих дигән зур торт әзерләгәннәр.

   Абдуллаҗан абый үз балаларында бер-берсенә карата хөрмәт һәм кайгыртучанлык тәрбияли алган. Алар бик тату һәм аны яраталар. Бүгенге көндә Абдуллаҗан абый бәхетле әти, бабай, хәтта оныкчыгының да бабасы.

  Юбиляр котлаулар, өлкән буынга карата булган игътибар һәм хөрмәт өчен рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International