Чара 2026 елның 25 апрелендә «Алтын» спорт комплексында мәктәп укучыларын, район тармак технологияләре студентларын һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарын берләштерде. Турнирда спортчы кызлар да катнашты, бу ярышларга тагын да үзенчәлекле атмосфера өстәде.
Турнирны ачып Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов:
"Чараның Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында узуы аеруча зур әһәмияткә ия. Райондашыбыз Ренат Салихов–чын батырлык, антына тугрылык һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге. Бүген аның исеме, якты хәтере төрле буын спортчыларын берләштерә. Мондый турнирларны уздыру–геройларыбыз алдындагы мәңгелек бурычыбыз,-диде.
Турнирның кунагы кул көрәше буенча Татарстан Республикасының һәм Россиянең күп тапкырлар чемпионы, райондашыбыз Петр Мускатинов булды, ул яшь спортчылар алдында үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Сәламләү сүзе белән шулай ук геройның тормыш иптәше Лилия Җәмил кызы чыгыш ясады. Чарада Ренат Салиховның кызы Зилә, улы Реназ, шулай ук туганнары Илдар һәм Илгизәр Салиховлар, кыз туганы да катнашты. Алар өчен бу турнир спорт бәйрәме генә түгел, хәтер, намус һәм горурлык көненә дә әверелде. Лилия ханым тормыш иптәшенең якты хәтере истәлегенә үткәрелгән турнирның оештыручыларына олы рәхмәтен әйтте.
Ярышларны үткәрү инициаторы булып, хәрби хәрәктләр ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучы Алексей Ягашкин һәм Сергей Макаров тора. Алексей Ягашкин өчен Ренат Салихов якын дус та, туган да. Бу хакта ул үзенең чыгышында әйтте. “Безгә бергә хезмәт итәргә туры килде, аның якты хәтере мәңгегә йөрәктә”, -диде ул.
Иганәчелек ярдәмен чарага Ренат Салиховның туганнары һәм якыннары күрсәтте. Исегезгә төшерәбез, турнир районда икенче тапкыр үткәрелә һәм аны үткәрүдә, оештыруда Ранилә Алиуллова җитәкчелегендәге “Беренчеләр хәрәкәте” командасы активлык күрсәтә, шуңа да аларга Рәхмәт хаты тапшырылды.
Турнир белән параллель рәвештә ГТО комплексының мобиль мәйданчыгы эшләде. ГТО комплексы республикабызда «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Ярыш йомгаклары буенча төрле авырлык категорияләрендә җиңүчеләрне билгеләделәр һәм аларга призлар тапшырдылар.
Дәвам итеп
Ренат Зөфәр улы Салихов 1978 елда Иске Кәкерле авылында туа. Мәктәптән соң армия хезмәтенә алына, Чечен Республикасында барган контртеррористик операциядә катнаша. Махсус хәрби операция башлангач та, Ренат Салихов районнан беренчеләрдән булып, өлешчә мобилизация кысаларында ил иминлеген сакларга юл тотты. Хәрби батырлыклары өчен күп кенә медальләр һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
2024 елның 20 октябрендә якташыбыз хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак була. Туган авылында җирләнде, үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Ренат Салихов исән чагында хәйриячелек белән шөгыльләнде, үз авылында социаль мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итте. Спортны, бигрәк тә армрестлингны нык ярата иде. Тормыш иптәше Лилия белән ике бала тәрбияләп үстерделәр.